Читать книгу Гомер агышы. Шигырь. 6-й том. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 37

«Сары кое» чишмәсе

Оглавление

Исемнәре сары кое,

Чишмә булып ага ул.

Коеда ул, чишмәдә ул,

Агада ул… ага ул.


Тамчылары – чык бөртеге…

Бәллур кебек күренә.

Сары алтын түшәлгәндәй,

Ул чишмәнең төбенә.


Сулар алучы аннан юк,

Ерактарак ага ул…

Берәр тапкыр суын эчсәң,

Гел исләрдә кала ул.


Сары кое, төбе сары,

Салкын аның сулары.

Агуларын туктата алмый,

Кышның суык бураны.


Ялгыз була матур чишмәләрдә,

Тыныч кына алар агалар…

Сары кое кебек, моң-суланып,

Бер үзләре шулай калалар…


Гомер агышы. Шигырь. 6-й том. Стихи

Подняться наверх