Читать книгу Гомер агышы. Шигырь. 6-й том. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 42

Көзең кебек

Оглавление

Бара бара, юллар артта кала,

Килеп житте менә көзләрдә.

Урамда да әнә көзләр йөри,

Охшаганнар минем көзләргә.


Әллә мине якын иттегезме,

Көзләр, көзләр, әй сез көзләр…

Сезнең белән ахры калам инде,

Качып булмас инде хәзер сездән.


Сары яфрак, чакыру билетыдай,

Кемнәргә соң алар тарала.

Җылы җәйләр үтеп кителгәндә,

Көзгә иярми, кемнәр кала ала.


Көзләр алар салкынырак инде,

Җитәр микән аның җылысы.

Бүгенгенең, калган юлларыңның.

Көзләре аның… хәзер олысы…


Фасыллары елның кабатлана,

Тәңгәл кебек хәзер, көзләрдер.

Елның язы әле килер диеп…

Өметләнеп карый күзләр гел.


Гомер агышы. Шигырь. 6-й том. Стихи

Подняться наверх