Читать книгу Гомер агышы. Шигырь. 6-й том. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 28
Нигә таллар
ОглавлениеГомер буе, таллар якын никтер,
Туган якның әллә тамгасы…
Әллә шуннан юллар алгангамы
Безгә биргән тормыш арбасы.
Таллар белән хәттә сөйләшәбез,
Сәләм көтеп, юллап сәләмнәр.
Җәйге таллар башын иеп Сөнгә,
Көзне менә тагын сәләмнәр.
Талдан үреп салган күпер кебек,
Алар тора hаман юлларда.
Туган якның матурлыгы калыр,
Сөн буенда таллар булганда.
Үз җылысы була hәр төбәкнең,
Җырлар туа атап талларга.
Сагынулар басылырлар кебек,
Карый алсаң бөдрә талларга.
Таллар өчен җәйләр уңай вакыт,
Матурларга елга буйларын…
Сәбәпләрен таба алмасамда,
Ә талларга, кайта уйларым.