Читать книгу Гомер агышы. Шигырь. 6-й том. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 21
Берсен
ОглавлениеБерсен сайлау кирәк… берсен,
Кайсы килә ала кулыңнан…
Язганыңны кабат укыйсыңда,
Язасыңда килми соңыннан.
Акыл сатучылар дөнья тулы,
Күп сөйләүче, үзе тыңламый.
Җырчыларны хурлап яшәүчеләр,
Ялгыз чакта хәттә җырламый.
Остаз сүзе кайчак туры килми,
Эшкә өйрәтүче, эшли белми.
Кеше дәвалаучы табибларда,
Юктан гына, кинәт каты чирли.
Хата ясый кеше гомер буе,
Шикле эшне, эшләп алыйм дип.
Эзләгәнен кеше таба алмый,
Язмыш юлын күреп калыйм дип.
Кабатлаулар кирәк, яхшылыкны,
Асылларын әгәр аңласак…
Үзең өчен закон язып булмый,
Булганнарын үти алмасак…
Кышлар җитә, вакыт табып булмый,
Җәен әзерләргә чананы…
Яшибездә кебек… исраф күп,
Белмәгәнгә ахры чаманы.