Читать книгу Гомер агышы. Шигырь. 6-й том. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 5

Бала кебек

Оглавление

Ихласлыкның тышка чыгуыдай,

Сабый төсе керә картларга,

Сабый кебек Аллаh каршысында,

Тиештер бит кемдер якларга.


Бик нечкәргән кылы күңеленең,

Хаксыз кагылулар ярамый.

Күптән чыгып беткән усаллыгы,

Ямьсез итеп алар карамый.


Сакланганнар өмет чаткылары.

Бала карашына ошаган…

Ләкин инде күңел тирәнлеге,

Балачактан күптән бушаган.


Тирәндәрәк ята уйларыда…

Якыннарда, хәттә сизмәслек

Сабырлыгы көлемсери кебек,

Берни юктыр алар түзмәслек.


Бала кебек шуңа карашлары,

Ихлас хистә калып күмелеп.

Шөкер карашына ошагандай,

Калган гомер матур күренеп…


Гомер агышы. Шигырь. 6-й том. Стихи

Подняться наверх