Читать книгу Гомер агышы. Шигырь. 6-й том. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 11

Очкан хисләр

Оглавление

Югалган бәхеттәй,

Таралган хисләрең.

Гаепле булгандыр,

Акылсыз кичләрең.


Ак кәгазь шикеле,

Хыяллар очтылар.

Кемнәргә очырап,

Кемнәрне кочтылар.


Бетмәстәй тоелып,

Таралды, таралды.

Яктылык сүрелсә,

Була шул караңгы.


Саклана алсыннар,

Соңырак туганы…

Югалган хисләргә,

Алмашка булганы.


Җилләргә очамы,

Яшлекнең «әләме»…

Югалган хисләр ул,

Үткәннең сәләме.


Гомер агышы. Шигырь. 6-й том. Стихи

Подняться наверх