Читать книгу Гомер агышы. Шигырь. 6-й том. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 7
Чыны шул
ОглавлениеОнытыладыр инде юллар,
Кайчан гына, синең үткәнең.
Аерылырга әле өлгермичә,
Очрашуны зарыгып көткәнең.
Дус булганнар ерагая бара,
Я булмаса, китеп югала.
Күпмеләре инде, истә түгел,
Үткәннәрдә генә була ала.
Карлар күмгән күпме сукмакны,
Кабатланып күпме вакытлар.
Гомер озынлыгы кыска түгел,
Хәзер никтер, менә вакыт тар.
Үтелгәннәр генә безнеке бит,
Калганнары була хыяллар.
Насыйп була алмый калганы,
Язмышларга күчми хыялдан
Әллә, ниләр уйлап, язып була,
Ә чынбарлык барсын төзәтә.
Әллә ничек безнең яшәүләрне,
Кемнәрдер бит җирдә күзәтә.