Читать книгу Гомер агышы. Шигырь. 6-й том. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 10

Язам әле

Оглавление

Көндәлегем кебек итеп,

Күңелдә булганнарын.

Җыелып бара торган

Савытта тулганнарын.


Уйдан бердә чыгалмыйча,

Җафалый торганнарын.

Кайвакытта ашыгыпмы,

Күңелем тыйганнарын.


Булганнары гына инде,

Юкны, каян табасың.

Хәтердә сакланганнарны,

Искә төшерә аласың.


Чишмә диеп булмасада,

Сулары бетмәгәндә…

Онытылыпта китә бит ул,

Килгәндәй… көтмәгәндә.


Бүген тагын өстим әле,

Яңа гына уйланганны.

Онытырга теләмичә,

Әле hаман уйлар барны.


Гомер агышы. Шигырь. 6-й том. Стихи

Подняться наверх