Читать книгу Гомер агышы. Шигырь. 6-й том. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 17
Иң олы сүз
ОглавлениеОлы сүзләр, матурлары күпме…
Иң зурысы нинди сүз микән?
Җавап эзләп шушы сорауга,
Уйлар белән мин ерак китәм.
Нидән башлана соң гомер башы,
Ничек килдек без бу җиhанга.
Нинди сүзне җиңә алмас иде,
Калган барсын бергә жыйсаңда.
Нинди сүзне иң беренче әйттең,
Кемнәр бирде йөрәк җылысын?
Догаларын кылып синең өчен,
Табар өчен юлның турысын.
Истән чыкмый торган сүзләр бармы,
Башка андый… тормыш юлында.
Кеше булсын диеп тырышучы,
Барлык килгәннәрдән кулыннан.
Бер вакытта алар синең өчен,
Үпкәләрлек сүзләр әйтмәйләр…
Күңелләрдә булсын hәрвакытта,
Изге җаннар, алар – Әңкәйләр!