Читать книгу Гомер агышы. Шигырь. 6-й том. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 16

Күзләр

Оглавление

Маңгай күзе ботак тишеге дип,

Мәкаль булып әйтеп калынган.

Күңел күзе бәлки мөhимлеген,

Аңлатырга шулай язылган…


Бер минутка йомып кара әле,

Барганда, я гамәл кылганда.

Шул мизгельдә җитә, караңгыда

Яшәү авырлыгын аңларга…


Күз карашы күпме көчкә ия,

Сүзләр әйтми була аңлашып.

Күз карашы сиңа ирек бирми,

Күзгә карап кыен алдашу.


Күргән күзләр, якты юллар яча,

Барасында алга, барасың…

Күргәнеңне олы ядкарь итеп,

Күңел түрләренә саласың.


Аңлау килә нигъмәт икәнлеген,

Бераз гына …күрү кимесә…

Шөкер итү, бөтен биргәненә,

Һәр кешегә, шуңа килешә…

Гомер агышы. Шигырь. 6-й том. Стихи

Подняться наверх