Читать книгу Гомер агышы. Шигырь. 6-й том. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 6
Кар астында
ОглавлениеКар астында күпме яшерелгән,
Җыелмыйча калган чәчәкләр.
Чәчелешеп болын чирәменә,
Орлыклары коелып чәчәктән.
Кырауларда суга алмый калды,
Салкын җилләр исеп аударган.
Чәчәк гомеренең азагыдай,
Көзләр җитеп яуган карлардан.
Тәбигатнең кырыс канунары,
Тигез кебек барлык җиhанга.
Аңлый алу мөмкин була алмый,
Күпме генә акыл җыйсаңда.
Безгә кала бары буйсынырга,
Үткәннәрдән сабак алырга.
Тәбигатне бозучылар түгел,
Дусты булып кирәк калырга.