Читать книгу Гомер агышы. Шигырь. 6-й том. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 15
Ашыкмый
ОглавлениеҖәй, ашыкма әле китәм диеп,
Кызарып пешә генә алмалар.
Кемдер өчен соңгы җәйләредер,
Көзләр өчен вакыт калмаган…
Искә алып үткән язларыңны,
Көзгә таба юллар ашыга…
Җәйләре бит озатып кына кала,
Ә көзләре, чыга карышыга.
Көзгә кадәр саклап жәй жылысын,
Өмет hаман сине ташламый.
Җиhан синең теләгеңә карап,
Җәйләрдән соң язны башламый.
Үтеп киткәч җәйләр сагындырыр,
Үкенечкә калган чакларың…
Әллә ничә тапкыр кабатланган,
Үткән, җәйле балачакларың.
Ашыкмыйлар җәйләр, бер вакытта,
Шулай кебек кенә тоела.
Кабат кайтып үткән вакытларың,
Соңлап кына синең уеңа…