Читать книгу Гомер агышы. Шигырь. 6-й том. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 3

Учак җылысы

Оглавление

Учак яна икән яшәү бара,

Ул урыннан җылы тарала…

Ә жылысы янып сүнгәчтә,

Учак көлендә дә кала ала.


Тәмам сүнгәч кала урыны,

Тамга кебек булып түгәрәк.

Күмерләре янып бетмәлмәгән,

Суынганнар учак тирәләп.


Учак эзе кеше тормышыдай,

Янып сүнгән утлар шикелле.

Дөрләп яну, юлда булу кебек.

Сүнгән учаклары, чик инде.

,

Карап тору янган учакларга,

Җылы булгән хисләр тарата.

Очкын булып яна, уйлар туа,

Искеләрен кабат яңарта.


Янган учак җылы чишмә кебек

Җылы агым аннан агыла.

Теләк кирәк учак кабызырга,

Учак өчен урын табыла.


Гомер агышы. Шигырь. 6-й том. Стихи

Подняться наверх