Читать книгу Гомер агышы. Шигырь. 6-й том. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 20
Җирдә
ОглавлениеҖирдә тормыш, аның туфрагында,
Аерылмыйча… кеше гомере…
Күккә никтер hаман омтылабыз,
Аңласакта мөмкин түгелен.
Җирдә байлык- кеше кызыкканы,
Күктә ниләр табып була соң…
Әллә өмет итеп күберәкне,
Кулларыңны сузып торасың…
Әллә кызыксынып, уйланулар,
Шунда тарта микән күңелне.
Буш hавада… коры бушлык кына,
Кеше өчен …анда түгелме.
Буй житәрлек берәр әйбер бармы,
Канатларың бармы очарлык…
Күтәрелеп җирдән чакырымнар,
Болытларга җитеп… кочарлык.
Җирдә безгә урын, жирдә генә,
Җир өстендә барсы бирелгән.
Кунуннарын шуның үти алып,
Яшәү өчен җиргә киленгән.
Җир анада диләр кайвакытта,
Аналардай аннан туенгач…
Аңлауларда бәлки кирәк булмас,
Куенына аның сыенгач…