Читать книгу Гомер агышы. Шигырь. 6-й том. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 18
Күңел карыша
ОглавлениеИшек шаку ишетелер кебек,
Уйга батып кайчак утырсаң.
Юл сандыгың авыр булыр микән,
Хәтирәләреңне тутырсаң…
Юлга чыгасылар була икән,
Йокы керми андый төннәрдә.
Юлсыз булмый, кеше гомерләре,
Шул юлларда үтә көннәрдә.
Юллар бетми җирдә яшәгәндә,
Чарасызлык, юлсыз калулар.
Кайчагында бәлки кирәктердә,
Тәрәзә hәм ишек кагулар…
Язмыш кызык, читтән караганда,
Картлык килә, күңел карыша.
Сәләм биреп, тәрәз шакысада,
Күрмәмешкә аны сабыша.
Сабыйлыкка кайчак бирелепме,
«Мәм мәм» ашыйм диеп аклана.
Көзләреннән шулай качмак булып
Ялгышулар әллә… башлана.