Читать книгу Гомер агышы. Шигырь. 6-й том. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 13

Күпер кебек

Оглавление

Бер татлы төш булып тоелып,

Әйтә алмаслык булып үтелде.

Киң елгалар кичә алулары,

Чыккан кебек кенә күперне.


Бөтен хикмәт әллә күпердәме,

Ничек итеп үтә алганың.

Ярдан ярга олы агым аша,

Кичү өчен үзең салганың.


Хаклык эзләп юкка йөрелгәнме,

Барысы әллә сүздә булганмы…

Җаваплары, бары көтеп торган,

Күпер аша гына узганны…


Күпер аша юллар туры була,

Ярлар белән ярлар арасын.

Табылмаса андый кичүләрең,

Урау юлдан озак барасы…


Бөтен гомер олы сынау гына,

Безнең язмышларга биргәне.

Белер өчен күңел ихласлыгын,

Сират күпередәй, җирдәге.

Гомер агышы. Шигырь. 6-й том. Стихи

Подняться наверх