Читать книгу Гомер агышы. Шигырь. 6-й том. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 22

Үлчәм

Оглавление

Үткән гомер сүнәр учак түгел,

Кеше җирдә янган йолдыздай.

Якты юлы шуңа сызылып кала,

Бер гомердә, тик бушка узмай.


Галәм үлчәмендә, күк йолдызы,

Акыл җитми барыбер аңларлык.

Кешеләргә башка үлчәм җирдә,

Бер береңне шуңа санларлык.


Галәмнәрдә йолдыз борчак кадәр,

Тыныч яши алар… җемелдәп…

Галәм тыныч, төнен чыгып тыңла,

Таба алмаслык, дөрес сүз эзләп.


Сирәк мирәк йолдыз атылганга,

Азаямы күктә йолдызлар.

Кемнәр аны саный ала икән,

Күк йөзендә күпме йолдыз бар.


Йолдыз эзе калды әллә миндә…

Төнге йолдызларны күзәтеп.

Галәм көчен, кеше язмышында,

Берничектә булмый үзгәртеп.


Гомер агышы. Шигырь. 6-й том. Стихи

Подняться наверх