Читать книгу Гомер агышы. Шигырь. 6-й том. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 38
Үз юлыңда
ОглавлениеЯшибездә… гомер уза,
Түзсәңдә түзмәсәң-дә.
Барыбер, була алмый…
Күрсәңдә, күрмәсәң-дә.
Өйрәтә тормыш, сорамый,
Белсәң-дә, белмәсәң-дә.
Бер җиреңдә кими алмый,
Зарланып йөрмәсәң-дә.
Иманлы кеше була алмый,
(Аллаhым) димәгәндә…
Сәҗдә кылып карышында,
Башларын имәгәндә.
Ялварулар кирәк булмый,
Кайгылар килмәгәндә…
Иман юкка, оҗмах сорау,
Оялмый… җирләгәндә.
Күңелләрнең чуарлыгын,
Яшереп буламыни…
Урысчаны татарчалап…
Ул безгә йола мени…
Үзең инде, адашсаңда,
Башкаларны бутама…
Тәмугкада, җәннәткәдә,
Һәркем, үз юлын таба.