Читать книгу Гомер агышы. Шигырь. 6-й том. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 33

Хәтердәме

Оглавление

Озын гына гомер юлы үтеп,

Бүген генә әллә аңладым…

Бик күпләре күрә алганнарның,

Үзем белән бергә барганын.


Истә калмагандай, югалгандай,

Эзсез генә аткан таңнары.

Кирәкләре… артык кирәкләре,

Күренмичә артта калганы…


Зарланулар булган аңламаудан,

Алданулар булган – наданлык.

Әллә терәк… әллә теләк булмый,

Киңәш сорар кеше табарлык.


Дөнья сынаулары төрле була,

Кызык, тамаша, я еларлык…

Аңлый алмый, сынау икәнлеген,

Җаннарыңны тәслим кыларлык.


«Тупик» кебек алда юллар бетә,

Менә шунда булган алдану…

Ак, караны бергә бутау – гөнах;

Ерак бабайлардан калган ул.


Әрәм булган шуңа күпме вакыт,

Күпме савап бирә торганы…

Гомер юлын шулай үткән өчен,

Безгә тиеш – бүген булганы.


Гомер агышы. Шигырь. 6-й том. Стихи

Подняться наверх