Читать книгу Гомер агышы. Шигырь. 6-й том. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 34
Бүген шулай, ә иртәгә…
ОглавлениеБез яшь чакта, шулай иде диеп…
Кышлар суык, җылы буранлы.
Бизеберәк искә төшерәбез,
Әллә кайчан инде булганны.
Әйбәтерәк идек, тырышырак диеп,
Үзебезне әллә алдыйбыз…
Яңа буын шундый булмаганга,
Без гаепле… аңлый алмыйбыз.
Дин ирекле, намаз укучы юк,
Хәмер хәзер дару шикелле…
10 фермадан ике фермер калды,
Калганнары тармар ителде.
Ат сагынып яшәп булмый хәзер,
Кеше саен «100 ләп» аты бар…
Йортлар – клуб, анысыда аз булса,
Берәү түгел ике каты бар…
«Атсыз арба» белән урам тулы,
Киң юлларда, озын «бөке"ләр…
Килә икән акча хәкимлеге,
Киләчәккә ниләр көтүләр…
Без кем идек… шунда беленердә,
Киләчәккә салган бу юллар.
Аклануга охшаш нотыкларың…
Кемгә якын булыр, кем тыңлар?