Читать книгу Гомер агышы. Шигырь. 6-й том. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 36
Көз кыш түгел әле
ОглавлениеУйландыра торган вакыт килә,
Көзләр белән алар парлашып.
Җәй көннәрен ничек утырасың,
Үзең белән үзең аңлашып…
Көз сүзләре үзе шулай микән,
Хис уйларны куа уята…
Гомер буе моңсу яшәгәнне,
Көзләр килеп бераз юата.
Кеше иярә инде, өйрәнгәнгә,
Уйлап тормый, соңгы булмаска.
Өметләнеп ышанудан бәлки,
Үз фикерен җыеп тормаска.
Көзләр килеп, сискәндерер әле,
Алда суык кышлар көткәнгә.
Ишек шакып гомер көзләредә,
Бушка кебек, җәйләр үткәнгә.
Гомер көзе диеп әйтелгәндә…
Кышлар ничек булыр, гомернең.
Суыклары, ачы бураннары…
Искә төшерер, көзен бүгеннең.