Читать книгу Гомер агышы. Шигырь. 6-й том. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 31

Караңгылык

Оглавление

Билгесезлек эзе, караңгылык,

Күренмичә калган юллардай.

Яшерелгән кебек офыкларга,

Булмаганда кебек, еллардай.


Язмыш юлы караңгыда була…

Кайвакытта ачылып яктыра.

Караңгыдан караңгыга кадәр,

Омтылып яши кеше, яктыга…


Яктылык бит күзләр өчен булып,

Күңел өчен әгәр булмаса…

Билгесезгә барсы әйләнә бит,

Түрләренә кадәр узмаса.


Кыйбласыз калган юлчы нишли,

Кая барганын ул беләме…

Караңгылык аңа бүләк итеп…

Язмыш сыный, әллә көләме?


Гомер агышы. Шигырь. 6-й том. Стихи

Подняться наверх