Читать книгу Гомер агышы. Шигырь. 6-й том. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 26
Кем бердәм
ОглавлениеБердәмлектә була диләр көч…
Кемнәр белән кемнәр берләшә.
Ярышларда, олы байлык өчен,
Бересеннән берсе көнләшә.
Бердәм сайлаучылар, сайланучы,
Берсе халык, берсе көтүче.,,
Халык хезмәтчесе, ул халыкны,
Көтү диеп мыскыл итүче…
Кабат кабат, нигә сайларга соң,
Бер алдаган икән инде халыкны.
Алар хәтерләтә… шулай яшәп,
Бакчасында кергән тавыкны.
Нигә кирәк әгъзә булган өчен…
Сайлансыннар, кеше булганнар.
Член булып кына йөрмәгәннәр,
Кеше өчен эше булганнар.
Авыр шул ул сайлап ала белу,
Андый хокукларың булсада.
Җиңел юлда алданулар көтә,
Читтән матур булып торсада.
Гомерлеккә нигә сайлау кирәк,
Бөтен эше, ыштан туздыру.
Бердәмлек ул халык өчен кирәк,
Халык эше сайлап уздыру…