Читать книгу Гомер агышы. Шигырь. 6-й том. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 41

Күңел түре

Оглавление

Күңел түре нинди сүзләр өчен,

Ничек сайлап, анда җыя ул.

Авырлары, җылылары белән,

Бер урынга ничек сыя ул…


Башка урын әллә булмаганга,

Бөтен булган шунда туплана.

Тормыш ядъкәрләре булырдае,

Үпкәләрлекләре …юккада…


Кайсылары күбрәк булугамы…

Шуңа әллә күңел үзгәрә…

Күтәрә алмый башлап авырларын,

Күңел төшә… гади сүзгәдә.

Күңел киңлекләрен кемнәр белә,

Бәлки анда урын җитәрлек…

Хисләреңнең сайлап алынганын,

Күңел түрләрендә итәрлек…


Белеп бетерә алмаслык хәзинәсен,

Җыеп бара кеше күңелгә…

Иң… Иң… дигән… каты, йомышагы,

Урын таба күңел түрендә.


Гомер агышы. Шигырь. 6-й том. Стихи

Подняться наверх