Читать книгу Гомер агышы. Шигырь. 6-й том. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 39

Кесә тулгач

Оглавление

Берәү мактый, берәү хурлый,

Интернет туганнан соң.

Чыбыксыз телефон белән,

Кесәләр тулганнан соң…


Әнидә дә, әбидә дә,

Күзлекле бабайда да…

Урамда сәпиттә йөргән,

Биш яшьлек малайда да.


Интернет, дөнья инде ул,

Аермасы …онлайн.

Телефон аша үз ишен…

Эзләп тапмый калмай ул.


Китапта бар, хисапта бар,

Олы, олы, чүплекләр…

Ләкин эзләп йөремәсәк,

Җүнле әйбер чүплектән.


Дөнья чиксез булган икән,

Монда барсы «кесәдә»…

Бөтен байлыгың шикелле,

Комачаулап йөрсәдә.


Замананың бер нигъмәте,

Аңлап әгәр куллансак…

Андагы гaйбәтне сатып,

Гaйбәтчеләр булмасак.


Гомер агышы. Шигырь. 6-й том. Стихи

Подняться наверх