Читать книгу Гомер агышы. Шигырь. 6-й том. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 27

Бүгенгедәй вакыт

Оглавление

Үткәннәрне күпме уйласакта,

Алар кала барыбер искечә.

Үзгәрмичә кала тормышларда,

Киләчәккә, уйлар күчмичә.


Бүгенгесе мөhим иртәгә өчен,

Иртәгәгә… булып үткәннәр…

Үткән, бүген, алда киләчәкләр,

Тезелешеп шулай киткәннәр.


Киләчәк ул була; булмый калмый,

Ләкин менә… нинди була ул.

Гамәлеңдә булган теләк булып,

Күптән… сине көтеп тора ул.


Буш теләкләр үкенечле түгел,

Алардан соң… нинди файда бар.

Үзгәрешләр өчен иң уңайлы,

Бүгенгедәй вакыт кайда бар.


Бөре булса, ярып яфыракларын,

Орлыклардан уңар игеннәр.

Киләчәкләр безгә тоелырлар,

Кайткан кебек бәхет иленнән.


Үз кулыңда кебек язмышларың,

Ул сакланса күңел түрендә…

Киләчәккә хыялларың итеп…

Язылсалар әгәр бүгенгә.


Гомер агышы. Шигырь. 6-й том. Стихи

Подняться наверх