Читать книгу Гомер агышы. Шигырь. 6-й том. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 40

Бүгенге заман

Оглавление

Фикерләрнең туа төрлеләре,

Дөресләре белән ялгышлары.

Дөрес диеп уйлап, уйдырманы,

Кемнәр генә микән ялгышмады.


Белгәннәрең якын, дөрес кебек,

Белмәгәннәр ялгыш юллардай.

Андыйларга әле күңел тартмый,

Башкалары көтеп торгандай.


Кабул итү кыен, яңалыкны,

Аңлау өчен авыр булганда…

Кирәк түгел кебек бер ни башка,

Үзгәрешләр булмый торганда.


Юллар үзгәрештә, хәрәкәттә,

Кичәгеләр бүген ярамый…

Алда буласылар, яңа халәт,

Туган фикерләргә карамый.


Алда үзгәрешләр, тизләнешләр…

Җиhан шулай бик тиз үзгәрә.

Ашыгырга түгел, житешергә,

Аңлаткандай, куша безгәдә.


Гомер агышы. Шигырь. 6-й том. Стихи

Подняться наверх