Читать книгу Гомер агышы. Шигырь. 6-й том. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 30
Сафсата
ОглавлениеДөнья матур, кеше мәзәгерәк,
Картаерга бердә теләми.
Сизми кала вакыт үтүендә,
Ул турда ул бердә сөйләми.
Юмарт булам, әгәр баесам ди,
Балаларга байлык калдырам.
Намаз укыйм… пенсиягә чыккач,
Ул акчага мәчет салдырым.
Пенсиягә чыкты… намазы юк,
Ә пенсия… хәер бирерлек…
Вакыт кына hаман табылмады,
Мәчетләргә барып килерлек.
Балаларга вакыт җитмәсәдә,
Оныкларын имеш өйрәтә…
Ә кичләрен чыгып мыштым гына,
Тәмәкесен чыгып көйрәтә.
Ни әйтергә оныкларга карап,
Вәгъдәләре, кала онытылып.
Бер адымны башта атламыйча,
Бер каяда булмый омтылып.
Кеше җан иясе жир йөзендә,
Өстәп биргән Аллаh акылны.
Аңлар өчен, аера алыр өчен,
Азны, күпне, ерак, якынны.