Читать книгу Гомер агышы. Шигырь. 6-й том. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 23
Дөнья бер
ОглавлениеКеше саен аеырым дөнья булмый,
Бер үк була закон, кануннар.
Кеше белән кеше аермасы,
Язмышларга гына язылган…
Гаделсезлек сине борчый икән,
Уйлап кара килгән юлларын.
Үзе эзли, кеше сайлый ала,
Язмышына кирәк булганын.
Язмышларга җиңел караганда,
Өмет итеп әкият – дөньялар.
Ник сырларга булган хыялларны,
Бер генә бит җирдә… дөнья бар..
Хыял белән тормыш ерагая,
Кануннарны начар белгәндә.
Белгәннәрен начар үтәгәндә,
Кайвакытта аннан көлгәнгә.
Килмәс кебек вакыт, килә житә,
Җавап дигәннәре чорларның.
Үлчәүләргә салып карар өчен,
Җир йөзендә кылган… булганын.