Читать книгу Гомер агышы. Шигырь. 6-й том. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 8
Язлардан
ОглавлениеЯзларда мин аяк баскан,
Тәүге тапкыр җир өстенә.
Аңламыйча яз икәнен…
Булганмын шул бик кечкенә.
Яз малае шуңада мин,
Язлар якын күңелгә.
Хисләр hаман язлар кебек,
Ята күңел түрендә.
Иң беренче сулышымда,
Булган язлар hавасы.
Шул язлардан насыйп булып,
Язмыш юлын саласы.
Шул чактан калгандырда,
Язларга тартылулар.
Кышлар матур булганда да,
Яз! диеп, талпынулар.
Аңлый алам, җавап итеп,
Шул язларда туганны.
Сизеп каян килеп шулай,
Яз күнелле булганны.