Читать книгу Гомер агышы. Шигырь. 6-й том. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 4
Карлар ява
ОглавлениеКарлар ява, бураннары,
Сукмаклары югала.
Таныш юллар адашмаска,
Маяксызда була ала.
Адашмаска идее дә бит,
Давыллары булганда…
Үзәккә үтәрлек жиле,
Җилгә түбән куганда.
Кышлар килә микән әллә,
Адаштырып китәргә.
Тәм таптырып ялгышудан,
Никтер бәйрәм итәргә.
Күңел туңа кышлар килсә,
Җылылыкка омтыла.
Адашулар гадәт булып,
Кая барган онтыла…
Кышлар үтәр, эреп карлар,
Ачылыр сукмаклары.
Үзе теләп адашканга,
Кирәкми сукмак бары…