Читать книгу Гомер агышы. Шигырь. 6-й том. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 19

Йөрәк тибә

Оглавление

Йөрәк кеше өчен яшәү нуры,

Әллә тибә, әллә яна ул…

Чыгып очам диеп, кайвакытта,

Кошка әйләнеп канат кагамы ул.


Нигә яна, кемнәр белә ала,

Янада ул яна …туктамый…

Алай озак, бердә туктамыйча,

Учактарда алай ут янмый.


Ниләр яна, әллә хисләр яна,

Ялгыш булган бәлки хыяллар.

Буяулары яна, купшы итеп,

Артык чуар итеп буялган…


Әллә янып, әллә тибеп шулай,

Төннәрендә, шулай йокламый.

Ул туктаса, аңлап ни буласын,

Шуңада ул тибә туктамый.


Ул кояшы кебек зур галәмнең,

Җан дигәннең булу халәте.

Аллаhының олы бер хикмәте,

Җан иясе булу сәләте…

Гомер агышы. Шигырь. 6-й том. Стихи

Подняться наверх