Читать книгу Гомер агышы. Шигырь. 6-й том. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 12
Ерактагы җыр
ОглавлениеТатарның бер сандугачы җырлый,
Туган яктан ерак җирләрдә.
Озаткандай өмет белән карап,
Ул якларга искән җилләргә.
Җиткерерләр әле җилләре дә,
Ишетерлек, туган җирләре.
Ашыр әле аның хыяллары.
Моңлы сәләм булып килгәне.
Күңелгә бит, ара ерак түгел,
Чакыргандай күңел талпына,
Җырлар аша, туган хисләр аша,
Туган җиргә барыбер тартыла.
Ерактагы бер чишмәдәй булып,
Чиста судай җыры агыла…
Җырлар калмас әле чишмә кебек,
Ага алмый туган ягына…
Ишетелер әле ераклардан,
Кайтаваздай җырлар бер заман.
Алкыш белән аны карышылар,
Татарстан белән зур Казан…