Читать книгу Гомер агышы. Шигырь. 6-й том. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 9
Кыска мизгель
ОглавлениеШатлык килә көтмәгәндә,
Шулчак күңел күтәрелә.
Ни кызганыч ул мизгелләр,
Килгән кебек китә генә…
Бер хикмәте язмышыңның,
Шатлык хисен тоя алу.
Калсын өчен күңелеңдә,
Булганнарын җыя бару.
Исеп киткән, җылы җилдәй,
Шифа булып күңелеңә.
Матурланып кала кебек
Ямь өстәлеп бүгенеңә.