Читать книгу Гомер агышы. Шигырь. 6-й том. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 45
Агыда карасыда
ОглавлениеҖиңү килми көрәшләрдән башка,
Авырлыксыз килми җиңеллек.
Омтылышлар нәтиҗәләр бирсә,
Күңелләрең белән сизерлек…
Сагынулар булмый, тигез җирдә,
Ераклашу әгәр булмаса…
Ишетергә, хәтер яңартырга,
Моң жепләре җирдә тынмаса.
Юллар салынылар, табылалар,
Күңел тарткан якка hәрвакыт.
Иртәгәгә калган ерагая…
Көн саен бит шул үк бер вакыт.
Агасыңдыр кебек, онытылып,
Тормыш елгасында уйларсыз.
Төшләр аралашып өнең белән.
Таңнар кебек, шаулы туйдан соң.
Ялгышулар, хата, алдашулар…
Тормыш өчен барсы чынбарлык.
Тотып карап түгел барысында,
Элек, зирәк кинәш тыңларлык.
Йолаларда, гореф – гадәтләрдә,
Мәкаль, вәгазь күпме язылган.
Тоеп барыр өчен күңел белән,
Күпме юллар әзер, салынган.