Читать книгу Гомер агышы. Шигырь. 6-й том. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 52
Биектә
ОглавлениеСин килгәнгә көзем борчылмадым,
Көттемдә диеп алай алдамыйм…
Кайгырудан ниләр үзгәрә соң,
Курыкканнарны мин, аңламыйм.
Көзге кебек чагы гомерләрнең,
Көзгедәге кебек сүрәтең…
Ачык китап кебек үткәннәрең,
Юк битләре… алда күрәсең.
Бер калкулык кебек бу вакытлар,
Уч төбендә менә, үткәннәр…
Таулар әзләп йөргән сукмакларың,
Тыкыраеп күптән беткәннәр.
Адашырлык инде юлларың юк,
Үткәннәрең синең – кыйбылаң.
Күтәрелгән шушы биеклектә.
Тора алсаң тыныч уй белән.
Кеше хисе канат өсти бераз,
Азга санар үтеп булганын…
Онытыр ул, офыкларга карап,
Тау башында инде торганын.