Читать книгу Гомер агышы. Шигырь. 6-й том. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 51

Сәер булу

Оглавление

Сәер булу кирәк бу тормышта,

Хыялларың ашса чигеннән.

Котыласы килми яшәгәндә,

Киң таралган нәфес чиреннән.


Акыл кирәк, бик бәләкәй генә,

Кулга тотып акча санарлык.

Сукыр булу, телсез булу кирәк,

Икмәк кирәк, бер көн кабарлык.


Көлү кирәк, тотып җылар чакта,

Җылый алу кеше көлгәндә.

Сәерлегең сине «бизәп» торсын,

Кеше арасында йөргәндә.


Кабатлада кеше кыланганны,

Була алырсын «Кеша», попугай.

Корт чактырып конфет суыргычны,

Шаккатырлык итеп матурай.


Мәзәк ясап күрсәт талантыңны,

Шәрәләнеп йөре… урамда.

Танылырсың үзең кебекләргә,

Караучылар бик күп булганда.


Ялган сөйлә, кеше ышандырып,

Ышанмаган кеше, җүләр дип.

Бурычлар җый белгән күргәннән,

Хөкүмәт бар, әле түләр дип…


Сәер тормыш, олы әкәмәттәй,

Сәер җаннар бүген ярыша…

«Хәерлегә булсын» дию кала,

Күпләр әле, шөкер… карыша.


Гомер агышы. Шигырь. 6-й том. Стихи

Подняться наверх