Читать книгу Гомер агышы. Шигырь. 6-й том. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 46
Язмыш борганда
ОглавлениеБулмый ялгышларсыз, була алмый,
Алар синең алда юлларың.
Авырлыклар, сынауларың синең,
Егылмыйча үтә алганың.
Егылмыйча гына түгел, адашмыйча,
Сабак алып инде үткәннән.
Кабатламый кире юл кебекне,
Бүген өченнәре, беткәннән.
Юллар алар әйе, алдавыч шул,
Алданулар җирдә җитәрлек.
Дөрес барам диеп барганда да,
Сизмичәдә, читкә китәрлек…
Олы юллар, туры юллар күпме…
Борылмасыз юллар буламы.
Синекеме …әллә олы чакыруда,
Аянычлар көтеп торамы…
Кызыкта ул, кызганычта кебек,
Билгесезлек алда булганда.
Буйсынасың язмыш тәэсиренә,
Борылганда… яки борганда.
Шуның өчен гыйлем безгә калган,
Тормыш итеп, ничек яшәргә.
«Уф Алла…» диеп офтанырга түгел,
«Аллаhым» дип көндә дәшәргә.