Читать книгу Гомер агышы. Шигырь. 6-й том. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 50

Хәлләр ничек?

Оглавление

Хәлләр ничек дибез, сәләмләшеп,

Очрашкәнда, яки күрешкәндә.

Кешелекнең, олы билгесе ул,

Кеше хәлен кеше белешкәндә.


Аллаhка шөкер диеп әйтәсеңдә…

Тезәсең… булган калганнарын

Күргәннәрне, өстәл белгәннәрне,

Дөньяларның ничек барганнарын.


Хәлләр көзләр кебек урыны белән,

Яңгырыда китә сибәләп…

Кояшыда бераз чыгып ала…

Әллә кайдан сәләм биргәләп,


Көзләр кебек, җир байлыгы кебек,

Җыелганнар күңел түрендә…

Хәлләр ничек диеп сорый алыйк,

«Көзләр» күрсәк, кеше йөзендә…


Кеше хәлен, кеше белә алу,

Әйбәт гадәт, ягъни әдәп ул.

Яхшы мөгәлләмә, кеше ара,

Саклый алыр өчен сәбәп ул…


Гомер агышы. Шигырь. 6-й том. Стихи

Подняться наверх