Читать книгу Гомер агышы. Шигырь. 6-й том. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 53
Без бул… бүл…
ОглавлениеЧарасызлык урап ала кебек,
Ни кылырга кеше белмәсә.
Курыкулар шикләнүләр белән,
Барыр юлын алда күрмәсә.
Аңладылар кебек күпләр инде,
Ялгыш юллар белән барганны.
Алтын балык диеп хыялланып,
Ярык тагарактта калганны.
Сатып алып, нинди бәхет була,
Кемдер саткан, күптән гөнаhта.
Алыш биреш түгел, кара алдау,
Алып килә безне гөнаhка.
Шәмнәр януына омтылабыз,
Яңа кыйбыла тапкан шикелле.
Иман ерак, кыйбла җуелганда,
Әйбәт яшәп булмый бит инде.
Дус булаек, бай яшәек диеп…
Башка теләк әгәр белмәсәк.
Гомер буе чокыр чокыгандай,
Күңел буш икәнен күрмәсәк.
Бәхет хисен, күңел тоймаганда,
Оялмыйча, йөрсәк шатланып…
«Алга» диеп нигә кычкырырга,
«Агач атка» менеп атланып…