Читать книгу Гомер агышы. Шигырь. 6-й том. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 54

Бал корты

Оглавление

Бал кортлары яши янәшәдә,

Үрнәк булып хезмәт юлында.

Балын җыя, очып чәчәкләрдән,

Берни булмасада кулында.


Ничә чакырым юллар оча алып,

Бер тамчысын балның табырга.

Үз гайләсен шулай туйдырырга,

Кыш чыгарлык запас салырга.


Умарталык үзе бер могъҗиза,

Кеше белән алар берләшә…

Алар тырышуын күреп кеше,

Ак көнләшү белән көнләшә.


Кыйммәт дару, тамчысы аның,

Бал телеңне хәттә йоттырыр…

Кешеләргә өлеш чыгаручы,

Башка җан иясе юктыр ул…


Бал кортлары шуңа Көръәндә дә,

Матур итеп язып куелган…

Бүлешкәнгә балын кеше белән…

Үзләредә балдан туенган.


Гомер агышы. Шигырь. 6-й том. Стихи

Подняться наверх