Читать книгу Гомер агышы. Шигырь. 6-й том. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 47
Тау башыннан
ОглавлениеКүперләрен чыгып Сөн елганың
Тауларына менеп булган чак.
Петртаудан түбәннәргә карап,
Агыйдельне, Сөнне күргән чак.
Күз күреме кадәр җәелеп киткән,
Таныш таллык, күлләр, болыннар.
Агыйдельне кара, ничә тапкыр,
Уңга, сулга таба борылган…
Туган җирне инде «күреп булмый»,
Яшеллекнең калган… эчендә.
Карлар яугач кышын карау кирәк,
Ачыгырак күрү өченгә.
Тау башында, бөтен дөнья ачык
Дүрт ягыңа карый алырлык.
Төнге күктә йолдыз күплегедәй,
Меңәр таныш урын табырлык.
Матурлыкны күрә алучылар,
Аны табып, күреп соклана.
Уфага дип юллар тотучылар,
Тау башында бик еш туктала.
Башка таулар җирдә булсаларда,
Күренми шул андый офыклар.
Шуңда тула, түгелердәй булып,
Күңелеңдә булса бушлыклар.