Читать книгу Сайланма әсәрләр - Муса Джалиль - Страница 24
I. Җырым булсын бүләгем
Күке
ОглавлениеКалын урманда
Гел кичкә каршы
Иштелә моңлы
Бер кошның тавышы:
– Кәккүк, кәккүк,
Кәккүк, кәккүк!
Ул салмак кына
Кабатлый шуны,
Шул аның җыры,
Шул аның моңы:
– Кәккүк, кәккүк,
Кәккүк, кәккүк!
Ул ялгыз яши,
Чыгармый бала,
Менә шунлыктан
Ямансу аңа!
– Кәккүк, кәккүк,
Кәккүк, кәккүк!
1 март, 1936