Читать книгу Сайланма әсәрләр - Муса Джалиль - Страница 39
I. Җырым булсын бүләгем
Озату
(«Яшь Испания» циклыннан)
Оглавление1
Яшь испанлы ашыга фронтка,
Култыгында – аучы мылтыгы.
Соңгы сүзен сөйли хатынына,
Бераз ярсып, бераз тотлыгып:
– Дошман көчле диеп каушама!..
Безнең дуслар безне ташламас!..
Дошман уты тиеп егылсам,
Мылтыгымны алып, сафка бас!..
Яшь испанка бераз ямансу,
Күзләрендә ләкин яшь түгел.
Кургаш тамчы булып ялтырый
Керфегендә кыю яшьлеге:
– Бар син, җаным, бар син фронтка…
Ничек күнәргә соң коллыкка?!
Очкан утка каршы барганда,
Сиңа алмаш барын онытма!..
Ирек кадерен без бик беләбез,
Ирлек бурычын илгә түләрбез.
Яшәгәнче җирдә тез чүгеп,
Аягүрә басып үләрбез!..
Яшь испанка бераз ямансу,
Күзләрендә ләкин яшь түгел.
Сүнмәс ялкын булып кабынган
Күзләренә батыр яшьлеге.
2
Сьерра-де-Гвадаррама тавының
Болытларга тигән түбәсе.
Яшь испанлы атлый шул тауга,
Дружиналар шунда, күрәсең.
Батып барган кояш
таудагы
Ак болытны канга манчыган.
Селки-селки кызыл яулыгын,
Яшь испанлы шунда ашыга.
Тахо суы бүген кып-кызыл,
Белмим – кояш нуры, белмим – кан!..
Тахо буйлап кызыл билбаудан
Яшь испанлы китте фронтка.
1936