Читать книгу Сайланма әсәрләр - Муса Джалиль - Страница 37
I. Җырым булсын бүләгем
Сәгать
ОглавлениеСәгать суга: «даң, даң!..»
Хәбәр бирә таңнан:
Бакчага барырга
Унбиш минут калган.
Сикереп торды Марат,
Күрә – эшләр харап.
Тагын соңга калган,
Шул йокыга карап.
Сәгать йөри: «келт, келт!..»
– Тиз бакчага кит, кит!..
Марат аңа дәшә:
– Тукта, мине көт, көт!..
Сәгать җырлый: «диң, диң!..»
– Мин бит туктый белмим.
Моннан ары: «зиң, зиң!»
Миңа карап йөр син!..
1936