Читать книгу Сайланма әсәрләр - Муса Джалиль - Страница 27
I. Җырым булсын бүләгем
Батыр егет турында җыр
(Акбүз ат)
ОглавлениеБатыр егет китте акбүз атта
Туздырырга дошман сафларын.
Акбүз аты кайтты ялгыз гына,
Батыр егет үзе кайтмады.
Дошман уты аның гомрен кискән,
Ал кан белән юган яңагын.
Соңгы сүзе итеп, үлгән чакта,
Ул тапшырды безгә байрагын.
Кызыл байрак аның кабрен бизи
Җиңеп чыккан хезмәт илендә.
Батыр егет! Данлы исмең синең
Мәңге калыр безнең күңелдә.
Март, 1936