Читать книгу Сайланма әсәрләр - Муса Джалиль - Страница 30
I. Җырым булсын бүләгем
Май
ОглавлениеТөндә генә җылы яңгыр явып киткән,
Кышның соңгы суыкларын алып киткән,
Җир өстенә яз ямь-яшел келәм япкан,
Гөлчәчәкләр зәңгәр, кызыл чәчәк аткан.
Куе яшел яфрак ярган ак каен да,
Кибеп, сулып утырмыйм дип май аенда.
Без дә чыктык йөгрә-йөгрә яланаяк,
Һәм кояшка кызынырга сузыл да ят!
Май, 1936