Читать книгу Сайланма әсәрләр - Муса Джалиль - Страница 34

I. Җырым булсын бүләгем
Сагыну

Оглавление

Гөл чәчәкләрен өзәм мин,

Юлларына тезәм мин.

Бик сагындым, бәгърем,

Бик сагындым сине,

Әле дә ничек түзәм мин!


Таң атканда уянырмын,

Җилкәмә шәл салырмын.

Таң шикелле балкып

Тиздән кайтыр булсаң,

Каршы чыгып алырмын.


Җилбер-җилбер җил искәндә,

Үләнгә чык төшкәндә,

Бик күңелле булыр,

Бик кызыклы булыр,

Кайтсаң сагынып көткәндә.


Сентябрь, 1936

Сайланма әсәрләр

Подняться наверх