Читать книгу Сайланма әсәрләр - Муса Джалиль - Страница 35

I. Җырым булсын бүләгем
Беренче дәрес

Оглавление

Без бу ел гына

Мәктәпкә килдек.

Аңарчы һаман

Бакчада идек.


Мәктәп өр-яңа,

Анда парталар,

Алар күңелне

Эчкә тарталар.


Кулыбызда безнең

Яңа әлифба.

Менә монсы «а»,

Менә монсы «ба».


Без хәрефләрдән

Сүзләр ясыйбыз,

Шуннан соң җырлап

Укый башлыйбыз:


Ат,

          ата,

                    арта,

Ат арба тарта.

Ата-аналар

Атта баралар.


Нинди зур бәхет,

Нинди үзгәреш!

Бигрәк күңелле

Беренче дәрес!


1936

Сайланма әсәрләр

Подняться наверх