Читать книгу Сайланма әсәрләр - Муса Джалиль - Страница 25
I. Җырым булсын бүләгем
Әтәч
ОглавлениеТаң ата бугай,
Әтәч кычкыра:
– Кикрикүк,
Кикрикүк!
Йә сузып кына,
Йә бик еш кына:
– Кикрикүк,
Кикрикүк!
Аңа кушыла
Башка әтәчләр:
– Кикрикүк,
Кикрикүк!
Картлар артыннан
Шаулаша яшьләр:
– Кикрикүк,
Кикрикүк!
Без дә уяндык
Әтәч тавышына:
– Кикрикүк,
Кикрикүк!
Бакчага килдек,
Ашыга-ашыга:
– Кикрикүк,
Кикрикүк!
3 март, 1936